Язның беренче көне белән!
Язмалар

Язның беренче көне белән!

Ап-ак карлы, салкын кышкы җиһан, Мамык шәлен салды бүгеннән. Хәзер инде җанга җылы өстәп, Яз кояшы сибә күгеннән. Энҗе тамчы тама тып-тып итеп, Кыектагы сөңге бозлардан. Йөрәкләр дә тибә җилкенсенеп, Яз сулышы өргән назлардан. Күлләвекләр ага, ярсып чаба. Челтер-челтер аның тавышы, Сайрар кошлар кайтып туган якка, Парын сайлап канат кагышы.......

Ап-ак карлы, салкын кышкы җиһан, Мамык шәлен салды бүгеннән. Хәзер инде җанга җылы өстәп, Яз кояшы сибә күгеннән. Энҗе тамчы тама тып-тып итеп, Кыектагы сөңге бозлардан. Йөрәкләр дә тибә җилкенсенеп, Яз сулышы өргән назлардан. Күлләвекләр ага, ярсып чаба. Челтер-челтер аның тавышы, Сайрар кошлар кайтып туган якка, Парын сайлап канат кагышы....

Ап-ак карлы, салкын кышкы җиһан,
Мамык шәлен салды бүгеннән.
Хәзер инде җанга җылы өстәп,
Яз кояшы сибә күгеннән.

Энҗе тамчы тама тып-тып итеп,
Кыектагы сөңге бозлардан.
Йөрәкләр дә тибә җилкенсенеп,
Яз сулышы өргән назлардан.

Күлләвекләр ага, ярсып чаба.
Челтер-челтер аның тавышы,
Сайрар кошлар кайтып туган якка,
Парын сайлап канат кагышы.

Җанга сихәт бирә шул мизгелләр,
Яшим шулай язда юанып.
Шатлыгыннан күккә сикерердәй,
Сабый бала кебек куанып.


Нет комментариев