Чаллыда “Лада Самара” машинасы “Киа Рио” белән бәрелешкән (ФОТО)
Юллар чатында

Чаллыда “Лада Самара” машинасы “Киа Рио” белән бәрелешкән (ФОТО)

Чаллыда "Лада Самара" машинасы "Киа Рио" белән бәрелешкән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Мәскәү проспекты белән Академик Королев урамнары чатында килеп чыккан. "Лада Самара" машинасының 55 яшьлек йөртүчесе идарәне югалтып, рульдә 53 яшьлек ир-ат...

Чаллыда "Лада Самара" машинасы "Киа Рио" белән бәрелешкән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Мәскәү проспекты белән Академик Королев урамнары чатында килеп чыккан. "Лада Самара" машинасының 55 яшьлек йөртүчесе идарәне югалтып, рульдә 53 яшьлек ир-ат булган "Киа Рио"га килеп бәрелгән.

Урынга килгән 56нчы янгын сүндерү часте хезмәткәрләре җимерелгән машиналарның двигательләре янып китмәсен дип, аккумуляторларын сүндергән.

Татар Информ


Нет комментариев