Казанда 211 пассажирлы самолетның буксирга алганда шассие зыян күргән
Татарстан башкаласында Казан - Анталия пассажир рейсы аэробусының буксирга алган вакытта шассие зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бүген бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә шундый хәбәр алынган. Ачыкланганча, "Атлас-Глобал" авиакомпаниясенең Аэробус-321 экипажы хата ясаган, нәтиҗәдә шассиның...
Татарстан башкаласында Казан - Анталия пассажир рейсы аэробусының буксирга алган вакытта шассие зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бүген бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә шундый хәбәр алынган. Ачыкланганча, "Атлас-Глобал" авиакомпаниясенең Аэробус-321 экипажы хата ясаган, нәтиҗәдә шассиның алгы өлеше заян күргән.
Барлык 211 пассажир исән-имин яңадан көтү залына озатылган. Авиакомпания тарафыннан пассажирларны якын арада билгеләнгән пунктка озату чаралары күрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев