Кукмара районы юлында кирпеч төялгән «КАМАЗ» машинасы янган
Юллар чатында

Кукмара районы юлында кирпеч төялгән «КАМАЗ» машинасы янган

Кукмара районында юлда хәрәкәт иткән вакытта йөк төялгән «КАМАЗ» машинасына ут капкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде. Гадәттән тыш хәл 18 февраль иртәсендә Кукмара - Балтач трассасында булган. Автомобиль трассасында хәрәкәт иткән вакытта 18 тонна кирпеч төялгән «КАМАЗ» машинасына...

Кукмара районында юлда хәрәкәт иткән вакытта йөк төялгән «КАМАЗ» машинасына ут капкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.

Гадәттән тыш хәл 18 февраль иртәсендә Кукмара - Балтач трассасында булган. Автомобиль трассасында хәрәкәт иткән вакытта 18 тонна кирпеч төялгән «КАМАЗ» машинасына ут капкан. Транспортның кабинасы янган. Зыян килгән мәйдан 4 квадрат метр тәшкил иткән. Бәхеткә, сәламәтлегенә зыян килүчеләр булмаган.

Татар-информ


Нет комментариев