Юллар чатында

Лаеш районында җиңел машина бораулау корылмасы куелган тракторга бәрелгән

Лаеш районында “Лада” автомобиле бораулау корылмасы куелган тракторга бәрелгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Һәлакәт бүген көндез Лаеш-Казан юлының икенче чакырымында булган.

20 яшьлек егет һәм 21 яшьлек кыз җәрәхәтләр алган. Машина йөртүчеләр зыян күрмәгән.

Янгын сүндерүчеләр транспорт чараларының аккумляторларын сүндергәннәр. Юл-транспорт һәлакәте урынында 118нче янгын сүндерү-коткару часте, полиция хезмәткәрләре һәм табиблар эшләгән.

  Татар -информ


Нет комментариев