Татарстанда "Лада" машинасы юл кырыена төшеп капланган: йөртүчесе һәлак булган
Түбән Кама - Чистай юлының Зур Афанас авылы янында "Лада" машинасы юл кырыена төшеп капланган, йөртүчесе һәлак булган, дип җиткерделәр "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр Түбән Кама районының ашыгыч хезмәтләр чакыру 112 бердәм телефон номерына бүген 1.33 сәгатьтә...
Түбән Кама - Чистай юлының Зур Афанас авылы янында "Лада" машинасы юл кырыена төшеп капланган, йөртүчесе һәлак булган, дип җиткерделәр "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр Түбән Кама районының ашыгыч хезмәтләр чакыру 112 бердәм телефон номерына бүген 1.33 сәгатьтә алынган.

Коткару хезмәткәрләре юл кырыена төшеп киткән тугызынчы модельле "Лада" машинасыннан ир-атның үле гәүдәсен чыгарып, Эчке эшләр һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев