Түбән Кама районында исерек машина йөртүче велосипедчыны бәрдергән
Юллар чатында

Түбән Кама районында исерек машина йөртүче велосипедчыны бәрдергән

Түбән Кама районында "ВАЗ" машинасын йөртүче 27 яшьлек велосипедистны бәрдергән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Чистай - Түбән Кама трассасының 81нче километрында булган. Һәлакәт нәтиҗәсендә велосипедтагы кеше алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән. Беренчел мәгълүматлар...

Түбән Кама районында "ВАЗ" машинасын йөртүче 27 яшьлек велосипедистны бәрдергән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Чистай - Түбән Кама трассасының 81нче километрында булган. Һәлакәт нәтиҗәсендә велосипедтагы кеше алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, фаҗига сәбәбе - машина йөртүченең аек булмавы һәм тизлекне тиешле күләмнән арттыруы.

Татар Информ


Нет комментариев