Яшел Үзән районында юл-транспорт һәлакәтендә кеше гомере өзелгән (ВИДЕО)
М-7 автомобиль трассасының 750 нче чакрымында - Яшел Үзән районына караган өлешендә кичә иртән юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Юл-транспорт һәлакәте Ходяшово тимер юл станциясеннән ерак түгел урында булган - йөртүчесе бозлавыкта идарәне югалткан һәм...
М-7 автомобиль трассасының 750 нче чакрымында - Яшел Үзән районына караган өлешендә кичә иртән юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Юл-транспорт һәлакәте Ходяшово тимер юл станциясеннән ерак түгел урында булган - йөртүчесе бозлавыкта идарәне югалткан һәм авыр йөк машинасы юл читенә төшеп киткән.
Бераз вакыт узу белән фураның юл кырыенда калган тагылма арбасына "ВАЗ-2107" автомобиле килеп бәрелгән.
Һәлакәт аркасында җиңел машина йөртүче ир-атның гомере өзелгән.
видео: соцсети
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев