Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Дәүләт Думасында БДИны гамәлдән чыгару турында ышаныч белдерделәр

Элегрәк Дәүләт Думасында тугызынчы сыйныфтан соң мәҗбүри ОГЭ тапшыруны гамәлдән чыгару турында закон проектын әзерләү хакында белдергәннәр иде.

Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе Максим Зайцев белдергәнчә, Россиядә Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) гамәлдән чыгарачаклар, чөнки «система үзен акламаган». Бу хакта ул URA.RU белән әңгәмәдә сөйләде.

«Быел түгел, әмма аны гамәлдән чыгарачаклар, мин ышанам диярлек. Традицион форматка кайту, әлбәттә, булырга тиеш. Шул исәптән югары уку йортлары да моның белән кызыксыналар, һәм монда кешеләр дә кызыксыналар», — диде Зайцев һәм әлеге системадан чыгу процессы күп вакыт алачак, дип өстәде.

Депутат сүзләренчә, Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитетында БДИның мөстәкыйльлеге турындагы мәсьәлә даими күтәрелеп тора. Ул билгеләп үткәнчә, беренче сыйныфтан укучылар бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнә башлыйлар һәм предметларны тирәнтен өйрәнүдән туктыйлар. Алар өчен белем бирү түгел, ә югары баллар мөһим.

Элегрәк Дәүләт Думасында тугызынчы сыйныфтан соң мәҗбүри ОГЭ тапшыруны гамәлдән чыгару турында закон проектын әзерләү хакында белдергәннәр иде. Документны тикшерүгә 2021 елның язында чыгарачаклар. Максим Зайцев сүзләренә караганда, имтиханны бары көллият һәм техникумнарга күчәргә ниятләгән укучылар өчен генә калдырырга планлаштыралар.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев