Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Шикәр чиреннән интегүчеләргә “акыллы” беләзек ярдәм итәчәк

Россиядә шикәр чиреннән интегүчеләр өчен “акыллы” беләзек уйлап табу өстендә эш алып барыла.

Беләзек кандагы шикәр микъдарын бик зур төгәллек белән үлчәү мөмкинлеге бирәчәк. Бу хакта, “Сенсорика” фәнни-техник тикшеренүләр үзәге мәгълүматларына таянып, РИА Новости хәбәр итә.

Галимнәр әйтүенчә, сенсор, югары дәрәҗәдә төгәллек белән, сәгатенә кимендә 12 тапкыр глюкоза микъдарын үлчәү мөмкинлеге бирәчәк. Күрсәткечләр смартфонга тапшырыла, ә смартфон статистика мәгълүматларын телемедицина сервисы аша табибка җибәрә. Шуннан соң белгеч смартфонның махсус кушымтасында бу мәгълүматларны тикшерәчәк.

“Акыллы” беләзек-җайланма инде быел ук җитештерелеп, аны Сеченов университеты базасында сынап карау планлаштырыла.

Белүебезчә, шикәр чиреннән интегүчеләр кандагы глюкоза микъдарын үлчәү өчен глюкометрлар, шулай ук шикәр микъдарын даими күзәтеп тору өчен махсус системалар (тән тиресе астына урнаштырыла) куллана. Бу ысуллар да кандагы шикәр микъдарын төгәл үлчәү мөмкинлеге бирә. Әмма алар тән тиресен тишүне күздә тота. Ә беләзекне киеп кую гына да җитә.

Моңа кадәр Россиядә ВИЧ, гепатит һәм сифилисны ачыклау мөмкинлеге бирердәй катнаш тест-система җитештерелә башлавы турында хәбәр ителде. Берьюлы дүрт чирне табарга ярдәм иткән бу тест дөньяның әле башка бер генә илендә дә юк. Анализ нәтиҗәсен ул ике сәгатьтән соң ук күрсәтә.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X