Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм кече хуҗалыкларны үстерү буенча зона семинар-киңәшмәләре башланды

Бүген, 14 май көнне, Саба районында ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин катнашында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хазипов җитәкчелегендә районыбыз делегациясе дә катнаша.

Зона киңәшмәсендә катнашучылар утырыш башланыр алдыннан СППК "Игенче" азык үзәгендә, "Саба" индустриаль паркында, "Саба-Арена" спорт мәктәбендә һәм Сатыштагы музей-мәдрәсәдә булдылар.

Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыруга юнәлдерелгән зона киңәшмәләре 2009 елдан башлап үткәрелә. Аграр сектор белгечләренең игътибар үзәгендә авылның үсешен билгели торган факторлар булды.

Быел район активы белән очрашулар "кара-каршы сөйләшү" форматында уза. Һәр катнашучының үз соравын бирү яки актуаль проблеманы күтәрү мөмкинлеге бар, чөнки семинарларда профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, банклар вәкилләре һәм муниципалитетлар башлыклары катнаша. Аралашу форматы шулай ук тәҗрибә уртаклашырга һәм республикада хуҗалыкны оештыру һәм алып баруның иң яхшы тәҗрибәләре белән танышырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X