Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанда янгыннар белән бәйле вәзгыять катлаулы

Татарстанда 26 бакча йорты янып беткән.

Премьер-министр Алексей Песошин рәислегендә республикада янгыннарга каршы Хөкүмәт комиссиясенең чираттан тыш утырышы булды. Анда төрле ведомстволар җитәкчеләре һәм видеоэлемтә аша муниципаль районнар вәкилләре катнашты.

"Янгыннар саны кими төште, ләкин, мәсьәлә барыбер дә кискен булып кала бирә. Тукай районында шушы көннәрдә генә корган үлән янудан күчкән янгында “Кама” бакчачылык ширкатендә 26 йорт күмергә әйләнде", - дип Алексей Песошин янгыннарга каршы чараларга җаваплы карау зарурлыгын искәртте.

Республикада язгы якта корган үләннәр януның 1906 очрагы теркәлгән һәм сүндерелгән. "Россия Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә, корган үләннәргә һәм чүпләргә ут төртергә ярамый.  Корган үләннәрне яндырган өчен инде 451 административ эш кузгатылды. Татарстанда инде 3 мең гектар мәйдан корган үләннәрдән һәм чүпләрдән чистартылды", - дип әйтеп үтте үзенең докладында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Сергеев. 

Татарстанда 26 апрельдән 16 майга кадәр кертелгән янгыннарга каршы үзгә режимны 26 майга хәтле озынайту тәкъдим ителде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев