Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Үзара салым түләмәгән өчен, ветеранга бүләк бирми калдырган булганнар

Социаль челтәрләрдә язып чыккач, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов авыл җирлеге башлыгының бу хатасын төзәткән.

Актаныш районы Яңа Җияш авылы башлыгы салым түләнмәү сәбәпле тыл ветеранына бүләк бирмәгән, дип хәбәр иткән иде «Подслушано в Актаныше official» Инстаграм аккаунты, шушы ветеранның оныгына сылтама белән.

Ветеранның оныгы язуынча, ул дәү әнисенең хәлен белергә кайткан булган. Ул үзе 11 бала анасы, онык-оныкчыклары «чутлап» тормаслык, дип язалар. Тыл ветеранына 94 яшь.

«Тормышның бөтен ачысын-төчесен, сугыш вакытындагы ачлык елларын, ул шахтада эшләүләрен — барын да үз җилкәсендә татыган 94 яшьлек ак әбием — дәү әнием ул минем! Инде 5 баласын, ирен югалткан, ләкин югалмаган әбигә шушы бөек бәйрәм алдыннан булса да хөрмәт күрсәтсәләр булгандыр бит?! Ярар, рәхмәт — район башлыгы Энгель Нәвәпович бүләген тапшырдылар, ләкин президентыбыз Рөстәм Миңнеханов исеменнән җибәргән бүләкне авыл советы Илсур Фәттахов тапшырмый… Ул: «Үзара салым түләмәде», — ди.

Шул санаулы ветераннарны шулай мыскыл итеп йөргән кешене ник андый урынга куялар икән? Дәү әни инде соңгы берничә ел шәһәрдә олы кызында яши, бәйрәмнәрдә генә кайта. Бу авыл советы Фәттаховның башка сыймаслык бу эше өчен, дәү әнинең күз яше өчен җавапка тартырга иде», — дип язылган постта.

Мөрәҗәгать итүченең бу сүзләре Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховка барып җиткән. Шул ук аккаунтта берничә көннән соң район башлыгының бу хәлгә битараф калмавы, ялгышны төзәтүе турында яза.

«Әле Җиңү көне алдыннан Актаныш районы Яна Җияш авылында яшәүче дәү әниемне авыл башлыгы Илсур мыскыл итә, президентыбыз Рөстәм Нургалиевич исеменнән җибәрелгән бүләкне тапшырмый дип язган идем. Инде бүгенге көнгәчә күп сораулар килә — нәрсә булып бетте, берәр карар чыгардылармы?! Әйе, дуслар, ул хәл бик матур тәмамланды дип әйтәсе килә!

Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвәпович бу хәлгә берничек тә битараф калмады, очрашып сөйләштек. Очрашуга авыл башлыгы да чакырылган иде. Аңа Энгель Нәвәпович җибәргән хаталарын аңлатты.Әле, дуслар, алай гына түгел.

Иң шаккатырганы шул булды — икенче көнне Энгель Нәвәпович шәхсән үзе дәү әни барып, сөйләшеп, тагын күчтәнәчләр алып килеп, бу аңлашылмаучанлыкка нокта куеп кайтты! Дөресен әйтәм: минем әле бу хәтле гади, халыкчан, үзенең районының һәрбер кешесе өчен янып-көеп торучы җитәкче күргән юк иде".

Тыл ветеранының оныгы район башлыгына рәхмәтен җиткергән.

"Дәү әни, барлык балалары, оныклары, оныкчыклары исеменнән Энгель Нәвәповичка бөтен халык алдында зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ураза аенда эшләгән савапларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын! Исән-сау булыгыз! Кызганычка каршы, мондый җитәкчеләр аз, башка җитәкчеләргә үрнәк булсын иде бу хәл!» — ди тыл ветеранының оныгы.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X