21 февраль 2025 яңалыклары
-
Санаулы гына көннәр калып бара
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәргә санаулы гына көннәр калып бара. Ничек тә, әлеге олугъ, мәртәбәле датаны лаеклы итеп каршылыйсы, Бөек Җиңүне яулап биргән өлкәннәребезгә кадер-хөрмәтне күбрәк күрсәтеп каласы килә…
-
Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды
Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган музыкаль-спорт бәйрәме үткәрелде.
-
Иртәгә районда кышкы спартакиада узачак
22 февраль көнне, Теләчедә, Ватанны саклаучылар елына багышлап оешма - предприятиеләр һәм авыл җирлекләре коллективлары арасында традицион кышкы Спартакиада үткәреләчәк.
-
Ватанны саклаучылар көне алдыннан
Безнең әтиләребез, бабайларыбыз без тыныч яшәсеннәр, матур уйнасыннар, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар.
-
Терлек азыгы тикшерү лабораториясе белән таныштылар
Бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов һәм район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов җитәкчелегендә, бертөркем авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре Саба сәнәгать мәйданчыгында урнашкан республика терлек азыгы тикшерү лабораториясендә булып, аның эшчәнлеге, эш тәртипләре белән танышып кайттылар.
-
Махсус хәрби операциядә катнашучылар Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалана ала
Быелдан башлап махсус хәрби операциядә катнашып демобилизацияләнүчеләр фонд буйсынуындагы тернәкләндерү үзәкләрендә медицина тернәкләндерүе һәм шифаханә-курорт дәвалануы буенча хезмәтләрдән файдалана алалар.
-
Ана капиталы чараларын торак сатып алуга файдаланганда торакның нинди халәттә икәнлеген бәяләү мәҗбүри
Быелдан башлап сертификат хуҗалары ана капиталы акчасын йорт (йорт яки блокланган төзелеш йорты өлешләре) сатып алуга алыначак торакның яшәү өчен яраклы дип танылуы һәм торак бинага куела торган таләпләргә туры килүе турында бәяләмә булган очракта гына файдалана алалар.
-
21 февраль - Халыкара туган тел көне
21 февральдә барлык җәмәгатьчелек Халыкара туган тел көнен билгеләп үтә.
-
Бөтенроссия хәрби-патриотик «Зарница 2.0» уеннарының муниципаль этабы үткәрелде
20 февраль көнне Сауш төп мәктәбе базасында Бөтенроссия хәрби-патриотик «Зарница 2.0» уеннарының муниципаль этабы үткәрелде.
-
“Күңелем серләре” (яңа китап)
Шушы көннәрдә “Яз” нәшриятендә Балыклы авылында яшәгән, укытучы булып эшләгән Фәнүрә Рәхимованың “Күңелем серләре” исемле шигырьләр китабы (вафатыннан соң) дөнья күрде.
-
21 февраль - Россиядә фельдшерлар көне
Сәламәтлек сагында торучы шәфкать туташларын ак халатлы фәрештәгә тиңлиләр. Кешеләргә ярдәм күрсәтеп, гомерләрен саклап калган бу изге кешеләрне башкача атау мөмкин дә түгел.
-
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан
Алан авыл җирлегенә кергән Күкчә һәм Алан авылларында яшәп, хәзерге көндә Казан шәһәрендә балалары тәрбиясендә гомер итүче тыл ветераннары - Хафизова Әминә Әхмәтгәрәй кызына һәм Фатхуллина Минзифа Зиннәт кызына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган медальне Алан авыл җирлеге башлыгы Айнур Зиннәтов тапшырып кайтты.
-
Район фестиваль - конкурсы дәвам итә
Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеена багышлап игълан ителгән район фестиваль-конкурсы дәвам итә.