21 февраль - Россиядә фельдшерлар көне
Сәламәтлек сагында торучы шәфкать туташларын ак халатлы фәрештәгә тиңлиләр. Кешеләргә ярдәм күрсәтеп, гомерләрен саклап калган бу изге кешеләрне башкача атау мөмкин дә түгел.
Шәһәр җиреннән аермалы буларак, авылда фельдшер булып эшләү икеләтә зур җаваплылык сорый торган һөнәрләрнең берсе. Чөнки, сер түгел, бер үк вакытта аларга педиатр да, күз врачы да, хирург та булырга туры килә. Тик, авылдашлар арасында абруй казаныр өчен, белемле булу өстенә ачык йөзле, тәмле телле булу да бик мөһим. Шөкер, авылларыбызның барсында да диярлек әнә шундый гүзәл затлар эшли дә инде.
Әлеге бәйрәм көнендә сезгә, хөрмәтле фельдшерлар, һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев