21 февраль - Халыкара туган тел көне
21 февральдә барлык җәмәгатьчелек Халыкара туган тел көнен билгеләп үтә.
Ел саен бу көнне балалар белән төрле чаралар үтә. Быел да, 21 февраль көнне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында «Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел» дигән зурлар һәм мәктәпкә әзерлек балалары белән Халыкара туган тел көненә багышланган музыкаль чара уздыры. Балалар табышмаклар,татарча җырлар, шигырләр, мәкальләрнең дәвамын әйтү, телебездәге матур, ягымлы сүзләрне кемнәр күбрәк белә, шул өлкәдә ярышу кебек бәйгеләрдә көч сынаштылар, балалар бакчасының мини-музейда экскурсиядә булдылар.
Чарының ахырында күмәкләшеп “Туган тел”җырын җырладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев