Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Терлек азыгы тикшерү лабораториясе белән таныштылар

Бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов һәм район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов җитәкчелегендә, бертөркем авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре Саба сәнәгать мәйданчыгында урнашкан республика терлек азыгы тикшерү лабораториясендә булып, аның эшчәнлеге, эш тәртипләре белән танышып кайттылар.

Аларны лабораториянең тәрҗемәи хәле белән белән республика терлек азыгы тикшерү лабораториясе директоры Айрат Гәрәев таныштырса, эш тәртипләре турында аның урынбасары Рөстәм Хашимов сөйләде.

Экскурсия һәм дәрес вакытында алар авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен, белгечләрне кызыксындырган күпсанлы сорауларга җаваплар бирделәр.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев