Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган музыкаль-спорт бәйрәме үткәрелде.

 Чара Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ идарәсе дәүләт инспекторы Кыямов Л. Т.һәм ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. катнашында узды.   Бәйрәмдә Ватаныбызны саклаучыларның батырлыгы турында патриотик җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Балалар һәм әти-әниләр спорт уеннарында үзләренең җитезлекләрен, бердәмлекләрен һәм команда рухын күрсәттеләр. Без барлык катнашучыларга активлыклары һәм уңай кәефләре өчен рәхмәт белдерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев