Санаулы гына көннәр калып бара
367
0
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәргә санаулы гына көннәр калып бара. Ничек тә, әлеге олугъ, мәртәбәле датаны лаеклы итеп каршылыйсы, Бөек Җиңүне яулап биргән өлкәннәребезгә кадер-хөрмәтне күбрәк күрсәтеп каласы килә…
Кызганыч, аларның саны елдан-ел кими. Аз гына булса да өлкәннәребезгә шул кадер-хөрмәтне күрсәтү, хәтер яңарту һәм аны үсеп килүче буын күңеленә җиткерү максатыннан узган ел муниципаль район башлыгы боерыгы белән районда “Алар даны мәңгелек” дип исемләнгән сәнгать фестивале игълан ителде. Фестиваль концертының чираттагысы, 21 февраль көнне, район мәдәният йортында муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан күрсәтелде.
Түбәндәге фоторәсемнәрдә сез фестиваль концерты барышын күрәсез. Тулырак бу хакта “Теләче” газетасының киләсе санынна укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев