Ватанны саклаучылар көне алдыннан
Безнең әтиләребез, бабайларыбыз без тыныч яшәсеннәр, матур уйнасыннар, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар.
Олы Кибәхуҗа авылында урнашкан балалар бакчасында, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, бәйрәм чарасы узды. Балалар бакчасына йөррүче балалар, әтиләре белән бергә, җырлады, биеде, кызыклы уеннарда катнашты. Ахырдан балалар үз куллары белән ясаган бүләкләре белән әтиләрен котлады.
Безнең татар халкында борыңгыдан әти кешегә – гаилә башлыгы итеп, аңа олы хөрмәт белән караганнар, бу бүгенге көндә дә шулай кала бирә. Ни әйтсәң дә, гаиләнең бөтенлеге аның җилкәсендә. Җир йөзендә һәрбер бала әти дип әйтсен, әти канаты астында үссен иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев