Бөтенроссия  хәрби-патриотик  «Зарница  2.0» уеннарының  муниципаль этабы үткәрелде
Район яңалыклары

Бөтенроссия хәрби-патриотик «Зарница 2.0» уеннарының муниципаль этабы үткәрелде

20 февраль көнне Сауш төп мәктәбе базасында Бөтенроссия хәрби-патриотик «Зарница 2.0» уеннарының муниципаль этабы үткәрелде.

Район мәктәпләреннән 11 команда  11 төр ярышта үзләренең көчләрен сынадылар. Барлык командалар да зур әзерлек белән килгән иде.

Гомуми очколар буенча 1 урынга – Шәтке урта мәктәбе, 2 урынга – Олы Мәтәскә урта мәктәбе, 3 урынга - Олы Мишә һәм Теләче  урта мәктәпләре лаек булды.


Нет комментариев