Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Иртәгә районда кышкы спартакиада узачак

22 февраль көнне, Теләчедә, Ватанны саклаучылар елына багышлап оешма - предприятиеләр һәм авыл җирлекләре коллективлары арасында традицион кышкы Спартакиада үткәреләчәк.

Ярышлар спортның чаңгы, аркан тарту, өстәл теннисы, бадминтон, кул көрәше (армрестлинг), гер күтәрү, йөзү һәм шахмат кебек төрләре буенча үткәреләчәк.

Теркәлү 09.00 сәгатьтә "Батыр" спорткомплексында башлана. Спартакиаданың тантаналы ачылышы 10.00 сәгатьтә “Батыр” спорт комплексы каршында булачак.

Катнашучылар саны чикләнмәгән. Команда составында катнашучы ике төр ярышта катнашырга мөмкин.

Ярышка килүчеләрнең табиб тарафыннан расланган медицина белешмәсе булуы шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев