26 март 2026 яңалыклары
-
“Өебезнең йозагы булды”
Бүген Шәтке авылында яшәүче Гөлсем Гани кызы Мозафаровага 90 яшь тулды. Әлеге уңайдан аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Нигъмәтҗанов, район ветераннар Советы рәисе Рәис Заһидуллин, Шәтке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров тәбрикләде. Алар тарафыннан юбилярга изге теләкләр җиткерелеп, чәчәкләр, истәлек бүләкләре тапшырылды.
-
Россия Герое безнең районда (фоторепортаж)
Бүген районга эшлекле сәфәр Россия Герое, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков килде.
-
Штрафсыз йөрүче машина хуҗалары өчен бәйге!
Юл һәлакәтләрен киметү максатыннан, “Теләче” газетасы, район ЮХИДИ бүлеге, юл куркычсызлыгы район комиссиясе һәм ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлегенең Саба районы бүлеге белән берлектә, машина йөртүчеләр арасында яңа бәйгегә старт бирде.
-
Татарстан мигрантлар саны буенча өченче урында
Узган ел йомгаклары буенча Татарстан Республикада яшәүче чит ил гражданнары саны буенча өченче урынны алды.
-
Пушкин картасын күбрәк куллана башлаганнар
ВТБ мәгълүматлары буенча, ел башыннан 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге Татарстан Республикасы халкы Пушкин картасы буенча кинога, музейларга һәм спектакльләргә 189 млн сумлык билетлар сатып алган. Бүгенге көндә Татарстан программа кысаларында чыгымнар күләме буенча Россия төбәкләре арасында беренче урында тора.
-
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: «Боздан балык тоту чорын төгәлләү вакыты җитте»
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында язын бозга чыгу куркынычы турында кисәттеләр. Су астына төшеп китү мөмкинлеге бик югары, чөнки көннән-көн елгалар ачылачак, ә бозның калынлыгы инде бүген үк кеше авырлыгын күтәрә алмаслык дәрәҗәдә. Бу хакта бүген «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Регина Гаязова сөйләде.
-
Теләче муниципаль район Советының 8 нче утырышы узды
Бүген Теләче муниципаль район Советының чираттагы, 8 нче утырышы узды.
-
Әти-әниләр парта артына утырды
Әти-әниләр парта артына утырды: Теләче мәктәбендә «Бергәләп БДИ һәм ОГЭ тапшырабыз» акциясе узды.
-
Ата-аналар җыелышында балалар куркынычсызлыгы турында фикер алыштылар
25 март көнне Теләче мәктәбендә гомуммәктәп ата-аналар җыелышы узды, биредә балалар куркынычсызлыгы һәм тәрбияләүнең мөһим мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
-
Пандемиядән соң табигый үсеш теркәлгән
Казан Сәламәтлек саклау идарәсенең йомгаклау медицина киңәшмәсендә идарә башлыгы Илназ Әхмәдиев уңай демографик тенденция турында белдерде.
-
Татарстанда 11 градус җылы көтелә
Бүген, 26 мартта, Татарстанда аномаль җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
-
Чемпионы Всероссийских соревнований «Проба пера» !!!
С 22 по 26 марта в г. Москва проходили Всероссийские соревнования «Проба пера».
-
Илнур Каримуллин: «Бары тик уртак тырышлык белән генә без балалар гомерен саклап кала алабыз»
Бүгенге әңгәмәдәшебез, районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Илнур Хәлим улы Каримуллин. Сүзебез - юлларда кабатланып торучы юл һәлакәтләре һәм бу атнада башланачак язгы каникул вакытында узачак профилактик чаралар хакында.
-
Кайтам әле, кабат кайтам… (район бәйгесе кысаларында)
«Шигырьләремдә туган ягым» бәйгесе кысаларында сезгә Айдар авылында гомер итүче Гүзәл Сафина шигырен тәкьдим итәбез.
-
Бер атна эчендә бензин кыйммәтләнде
Бер атна эчендә Татарстанда өч марка бензин кыйммәтләнде. Дизель ягулыгы гына искәрмә булды-аның бәясе аз гына кимеде. Әлеге мәгълүматларны Росстат бастырды.