Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Кайтам әле, кабат кайтам… (район бәйгесе кысаларында)

«Шигырьләремдә туган ягым» бәйгесе кысаларында сезгә Айдар авылында гомер итүче Гүзәл Сафина шигырен тәкьдим итәбез.

Кайтам әле туып үскән
Газиз туган якларыма.
Кайтам әле сагынып көткән
Әткәй белән әнкәй янына.

Кайтам әле яшел бишегем,
Чал тарихлы авылыма.
Кайтам әле шат күңелле,
Ачык йөзле халкыма.

Кайтам әле бала чагым,
Сагындырган яшьлек языма.
Кайтам әле гүзәл чагым,
Җырлы-моңлы вакытыма.

Кайтам әле  чыклы иртәм,
Салкын сулы чишмәдән.
Кайтам әле ялан аягым
Баскан яшел үләннән.

Кайтам әле матур табигатем,
Киң кырлы болыныңа.
Кайтам әле алтын байлыгым,
Гөл-җимешле кырыңа.

Кайтам әле, "нәни бәбкәм" дип
Татлы дәшкән әбкәмә.
Кайтам әле уйларым
Алып кайткан яшьлеккә.

Кайтам әле,  туган авылым
Ерак-ерак җирләрдән.
Кайтам әле туган йортым
Монда булмамын ятлардан.

Кайтам әле һич онытмам
Синең җылы җилләрне.
Кайтам әле, кабат кайтам,
Сагынып туган җирләрне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев