Ата-аналар җыелышында балалар куркынычсызлыгы турында фикер алыштылар
25 март көнне Теләче мәктәбендә гомуммәктәп ата-аналар җыелышы узды, биредә балалар куркынычсызлыгы һәм тәрбияләүнең мөһим мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Җыелышта чакырылган кунаклар катнашты:
- Ягъфәрова Гүзәл Нәзиф кызы, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Саба бүлекчәсе җитәкчесе һәм Теләче районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы,полиция капитаны Кәримуллин Илнур Хәлим улы. Алар «Балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау» темасы белән чыгыш ясадылар, юлларда куркынычсызлык чаралары һәм балаларда дөрес гадәтләр формалаштыруда ата-аналарның җаваплылыгы турында сөйләделәр.
- Галиева Гөлназ Хәбировна, Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлекчәсе начальнигы урынбасары, шәхси состав белән эшләү төркеме җитәкчесе, полиция майоры. Аның чыгышы мошенниклык, дропперлык һәм башка төр җинаятьләр кебек актуаль мәсьәләләргә багышланган иде. Ата-аналарга алдауның заманча схемалары һәм үзеңне һәм балаларыңны яклау ысуллары турында сөйләделәр.
- Тимерханова Әнисә Хатыйп кызы, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС секторы мөдире. Ул ЗАГС хезмәткәренең бала тәрбияләүгә һәм үсүгә карашы белән уртаклашты, гаилә — шәхеснең нигезе, дип ассызыклады.

Җыелыш тере диалог форматында узды, ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде һәм профессиональ киңәшләр алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев