Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Әти-әниләр парта артына утырды

Әти-әниләр парта артына утырды: Теләче мәктәбендә «Бергәләп БДИ һәм ОГЭ тапшырабыз» акциясе узды.

26 март көнне Теләче урта мәктәбендә 9 һәм 11 сыйныф укучыларының әти-әниләре математикадан үзләре имтихан яздылар  «Ата-аналар белән бергә ОГЭ һәм БДИ тапшырабыз» акциясе өлкәннәргә балаларының нинди кыенлыклар белән очрашуын аңларга ярдәм итте. 

Чара имтиханга мөмкин кадәр якын форматта узды: теркәлү, инструктаж, бланклар, тайминг. Ата-аналар математика буенча 9 нчы сыйныф укучылары һәм 11 нче сыйныф укучылары арасында үз көчләрен сынап карадылар.  Программада имтихан биремнәрен гамәли үтәү, чыгарылыш укучыларының типик хаталарын тикшерү, бәяләү критерийлары буенча Экспертлар консультацияләре, борчылуны киметү мәсьәләләре буенча психолог белән очрашу булды.

Акция йомгаклары буенча катнашучыларга ГИАга әзерлек чорында ярдәм итү өчен методик киңәшләр һәм консультация
хезмәтләре элемтәләре бирелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев