Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Пушкин картасын күбрәк куллана башлаганнар

ВТБ мәгълүматлары буенча, ел башыннан 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге Татарстан Республикасы халкы Пушкин картасы буенча кинога, музейларга һәм спектакльләргә 189 млн сумлык билетлар сатып алган. Бүгенге көндә Татарстан программа кысаларында чыгымнар күләме буенча Россия төбәкләре арасында беренче урында тора.

Ел башыннан Банк 229 меңнән артык Пушкин картасы биргән. Аларны ешрак 15 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшьләр ала, бу яшь категориясенә барлык биремнәрнең 61% туры килә.

"Ел башыннан программа операторы функцияләре ВТБ га күчте, һәм без Пушкин картасына ихтыяҗның кулланучылар активлыгы кебек үк үсүен күрәбез.  Бу мәдәният учреждениеләренә яңа, яшь аудитория җәлеп итәргә, ә гаиләләргә балаларның ялын өстәмә чыгымнарсыз оештырырга мөмкинлек бирә", – дип билгеләп үтте Татарстанда ВТБ идарәчесе-Банк вице-президенты Мәрьям Дәүләтшина.

Чыганак:татаринформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев