Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: «Боздан балык тоту чорын төгәлләү вакыты җитте»

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында язын бозга чыгу куркынычы турында кисәттеләр. Су астына төшеп китү мөмкинлеге бик югары, чөнки көннән-көн елгалар ачылачак, ә бозның калынлыгы инде бүген үк кеше авырлыгын күтәрә алмаслык дәрәҗәдә. Бу хакта бүген «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Регина Гаязова сөйләде.

Кичә Тәтеш белән янәшә Иделгә чыккан дүрт балыкчы тозакка эләккән, алар балык тотканнан соң кире  ярга кайта алмаганнар.  Ашыгыч хезмәтләргә шалтыратудан соң аларга ярдәмгә коткаручылары чыга, алар балыкчыларны ярга исән-имин кайтаралар һәм полициягә тапшыралар. Ирләрне штраф көтә. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Казанда, Яшел Үзәндә, Лаешта, Лаеш районының Ташкирмән авылында, Кама Тамагы районының Заовражный Каратай авылында, Алексеевскида, Чистайда, Түбән Кама районының Красный Ключ поселогында, Яр Чаллыда һәм Минзәлә районының Мәлкән авылында кизү торуны оештырды.

Профилактиканы 217 кешедән торган 202 мобиль төркем үткәрәчәк. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында укучыларның ата-аналарын да сак булырга чакыра. Язгы каникуллар якынлаша, димәк, балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерергә кирәк.

"Уяу булыгыз, балаларны караучысыз калдырмагыз, балаларны сулыкларга олыларсыз җибәрмәгез. Балаларның бозда уйнавы, бозларда йөрүе, бозларны ярдан этеп җибәрүе, хәтта текә ярлар янында йөрүләре дә фаҗигагә китерергә мөмкин», – ди Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев