Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

“Өебезнең йозагы булды”

Бүген Шәтке авылында яшәүче Гөлсем Гани кызы Мозафаровага 90 яшь тулды. Әлеге уңайдан аны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Нигъмәтҗанов, район ветераннар Советы рәисе Рәис Заһидуллин, Шәтке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров тәбрикләде. Алар тарафыннан юбилярга изге теләкләр җиткерелеп, чәчәкләр, истәлек бүләкләре тапшырылды.

Гомерен терлекчелек тармагында эшләп үткәргән, беръялгызы дүрт бала тәрбияләп үстергән хезмәт ветераны Гөлсем апа бүген төпчек улы Васил һәм килене Венера ханым гаиләсендә бәхетле картлык кичерә.

  • Әлеге нигезгә килен булып төшкәнемә 35 ел. Әнием Гөлсем белән бер тапкыр да сүзгә килгәнебезне хәтерләмим. Гомер буе мине аңлап, хөрмәт итеп яшәде. Кайтсак та, китсәк тә, өебез гел ачык, чәебез кайнаган, ашыбыз пешкән, өебезнең йозагы булды.  Аңа рәхмәттән башка сүз юк. Алга таба да хәерле гомерләр насыйп булсын үзенә, - дип белдерде төп йорт килене Венера ханым.

Гөлсем апаның хезмәт һәм тормыш юлы турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев