28 ноябрь 2025 яңалыклары
-
Килер җәйләрне кайгыртып…
Бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканы кышкы саклауга кую, техника ремонты буенча үзара тикшерү үткәрелде.
-
Районда Халыкара Әниләр көненә багышланган чара узды
Бүген районыбызның «Туган авыл» күңел ачу комплексында махсус хәрби операциядә булган якташларыбызның әниләре, тормыш иптәшләре белән очрашу узды.
-
«Яшик әле, Теләче» дип исемләнгән китап тәкьдим итү кичәсе булды
Бүген Теләче урта мәктәбендә «Яшик әле, Теләче» дип исемләнгән китап тәкьдим итү кичәсе булып узды.
-
Россиянең ике төбәгендә Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил бюстлары урнаштырылачак
Казанда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVIII форумының пленар утырышында Россиянең ике төбәгенә бөек татар шагыйрьләре – Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил бюстлары тапшырылды.
-
Казанда хакерлар барлык укучыларны үтерү белән янаганнар
Казанда билгесез кешеләр 182 нче лицей чатын ватканнар. Бу 27 ноябрь көнне булды, дип хәбәр итә KazanFirst басмасы.
-
«Яшик әле, Теләче» дип исемләнгән китап тәкьдим итү кичәсе узачак
Хөрмәтле райондашлар, бүген сезне, Теләче урта мәктәбенә «Яшик әле, Теләче» дип исемләнгән китап тәкьдим итү кичәсенә чакырабыз.
-
Исереккә сәлам бирмә!
Исереккә сәлам бирмә, ул бирсә дә син алма! - диелә мәгълүм әйтемдә. Татарстан Республикасында юл һәлакәтләренең һәр сигезенчесе исерек машина йөртүчеләр аркасында килеп чыга. Быел автоинспекторлар руль артына аек булмаган килеш утырган 9 мең шоферны тоткарлаган, фаҗигалар булмый кала.
-
Онлайн заемнар: бу турыда нәрсә белергә кирәк
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенә (алга таба – Идарәгә) онлайн заемнар рәсмиләштерү вакытында финанс оешмаларының кулланучылар буларак хокукларын бозуына бәйле гражданнардан мөрәҗәгатьләр килә. Әлеге мөрәҗәгатьләрнең төп мәсьәләләре заем алучыларга өстәмә хезмәтләр тагу белән бәйле.
-
Игътибар: мошенниклар «юкка чыкканнарны эзләү»гә багышланган фейк чатлар һәм төркемнәр төзи
Хәрби хезмәттә булган якыннары белән элемтә булмаган шартларда гаилә катлаулы хисләр кичерә. Моннан җинаятьчеләр файдалана: мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә МХОда юкка чыккан катнашучыларны эзләүдә «ярдәм» вәгъдә итүче ялган бергәлекләр барлыкка килә.
-
Г.Камал театрының яңа бинасында «Самрух» кош скульптурасы пәйда булды
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы фойесында уникаль «Самрух» мифологик кош скульптурасы пәйда булды. Әсәрнең авторы танылган Италия рәссамы - монументалист Марко Бравура.
-
«Әни белән акыллы уеннар» чарасы үткәрелде
Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында, әниләр көне алдыннан, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән, «Әни белән акыллы уеннар» чарасы үткәрелде.
-
Казанда 2,5 мең йортсыз кеше исәпләнә
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советы секциясе утырышы узды, ул билгеле бер яшәү урыны булмаган затлар хокукларын яклау проблемаларына багышланган иде. Бу хакта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
2026 елда яшәү минимумы күпме булачак?
Татарстанда киләсе елга яшәү минимумы күләме билгеләнде. 2026 елда ул халыкның төрле категорияләре өчен нинди булачак - «Татар-информ» материалында.
-
Минсельхозпрод РТ объявляет прием заявок на возмещение части затрат для ЛПХ
Министерство сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан сообщает о проведении с 28 ноября по 8 декабря 2025 года приема заявок от граждан, ведущих личное подсобное хозяйство на возмещение части затрат по двум направлениям:
-
Район башлыгы Айрат Фатхуллинның районыбызның административ берәмлек буларак кабат торгызылуына 34 ел тулу уңаеннан котлавы
Сайлаган юлыбыз туры булып, максатларга, зур үрләргә ирешергә насыйп булсын!