Аякны көзән җыерса, әлеге төнәтмәне ясагыз
Еш кына төнлә аякны көзән җыера.
Иң элек табакка 2–3 литр су салып, кер сабынын эретергә кирәк. Су сөт төсенә керергә тиеш. Берәр уч чәй содасы белән аш тозын кушып, эрегәнче бутагыз. Аннары бу суга кайнар су кушарга кирәк. Шуннан соң 10 тамчы йод тамызасы. Шушы суга аякны тыгып, 15 минут көтәбез. Аякларны корыткач, крем сөртеп куярга кирәк.
Казаннан Кифая апагыз
Чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/109444/
Фото:https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев