Әйбәт балны начарыннан ничек аерырга?
Күпләребез балны бик ярата. Шуңа күрә татлы ризыкны сезонында гына түгел, бәлки елның теләсә кайсы фасылында, теләсә кемнәрдән (умартачылардан гына да түгел диюебез) сатып алырга туры килә. Гади кулланучыга ничек алданмаска, ничек итеп яхшыны начардан аерырга?
Белеп торыгыз: сыек бал бары тик тонык кына булырга тиеш. Аның кашыкка “чорналуы”, агып торган җирендә “таучык” ясалуы шарт. Киресенчә икән, бал өлгереп җитмәгән, димәк, әчергә мөмкин, дигән сүз. Чын бал гадәттә ике ай эчендә ката.
Балны кыш көне сайлаганда, кристаллары рәвешенә игътибар итегез. Әйбәт бал онга охшаш бик вак кристаллар хасил итеп ката (шул вак кристаллар аңа аксыл сары төс бирә дә). Кристаллары эре икән, димәк, умартачы бал кортларына шикәр ашаткан дигән сүз.
Хәзер ярминкәләрдә балны пластик савытлардан агызып бирәләр. Тик мондый савыттагы балны күп дигәндә бер атна гына сакларга ярый. Балны тутырып кую өчен металл савытлардан – тутыкмас корычтан, никельдән эшләнгән, эмаль (тик купкан урыннары булмаска тиеш) савытлар сайларга кирәк. Иң яхшысы – кәрәзле бал. Аны берничә ел буе сакларга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев