Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Ангинадан коткара торган ысуллар

Чөгендер суы. Моның өчен чөгендерне вак тишекле угычта уып, суын чыгаралар. 1 стакан чөгендер суына 1 аш кашыгы серкә (эссенциясен түгел!) өстиләр. Көненә 5–6 тапкыр тамакны чайкыйлар, бер йөтым эчеп җибәрү дә зыянсыз.

– Суган кабыгы саркындысы белән чайкау. 3 чәй кашыгы суган кабыгын 0,5 л суга салып кайнатырга, 4 сәгать төнәткәч, сөзәргә.

– Сарымсак төнәтмәсе белән чайкау. Чистарткан һәм ваклаган 100 г сарымсакка бүлмә температурасындагы 100 мл кайнаган су салып, өстен томалап 5–6 сәгать тотарга (24 сәгать тотарга да ярый). Шуннан соң сөзеп, җылымса көенчә тамакны чайкарга.

– Тамакны һәм авызны бал болгаткан су белән чайкау. Тамак бизләренең шешен кайтара, эренле шешләрне бетерә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/09/123308/

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев