Авырый башласаң, нишләргә?
Сезоннар арасында салкын тию һәм грипп йоктыру куркынычы арта. Уфаның 5нче дәваханәсе табиблары кеше авырый башласа, нишләргә кирәклеген сөйләде.
Беренчедән, ял итәргә кирәк. Йокы һәм күбрәк ятып тору режимы терелүгә ярдәм итә һәм авыруның катлаулану куркынычын киметә.
Икенчедән, күбрәк сыеклык эчегез. Бу җылы чәй, компот, морс булырга мөмкин.
Өченчедән, сәламәтлек өчен файдалы ризык ашарга кирәк. Салкын тию вакытында аппетит кимиячәк, әмма шуңа да карамастан, организмны энергия һәм туклыклы матдәләр белән тәэмин итү өчен ашарга кирәк, ди табиблар.
Ниһаять, авыруның беренче билгеләре булганда, башкаларга йоктырмас өчен, өйдә калырга кирәк.
Чыганак: https://baltaci.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев