Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Баланның кайрысы да файдалы

Баланның җимеше генә түгел, чәчәге дә, хәтта кайрысы да файдалы. Балан җимешендә шикәр, катехин, кан тамырларын ныгытучы Р-актив, пектин матдәләре, К, С витаминнары, каротин бар. Балан төше җимешенә караганда да файдалырак санала.

✅ Көзән җыерганнан булыша. Моның өчен 4 чәй кашыгы кипкән һәм ваклаган балан кайрысына 200 мл су салып, ярты сәгать кайнатырга кирәк. Аннары шуны сөзеп, кимегән кадәр су өстәргә һәм көненә 3 мәртәбә ашар алдыннан берәр аш кашыгы күләмендә эчәргә кирәк. Төнәтмә аналыктан, борыннан кан киткәндә, казналыклар ялкынсынганда да файдалы.

✅ Балан җимешен гастритны, ашказаны җәрәхәтен, салкын тиюне дәвалау, сидек кудыру өчен кулланалар. Балан йокысызлыктан интеккәндә дә ярдәм итә.

✅ Витамин җитмәгәндә дә менә дигән дәва.

✅ Чәе сәламәтлекне ныгыта, тынычландыра. Аны ясау өчен 1 аш кашыгы баланга 200 мл кайнар су коеп, 1–2 сәгать төнәтергә кирәк. Шуны сөзеп, көненә 2 мәртәбә 1/2 стакан эчәсе.

✅ Төнәтмәсе гастриттан дәваланганда файдалы. 1–2 аш кашыгы баланны изеп, 400 мл кайнар су коярга һәм 4 сәгать төнәтергә кирәк. Сөзеп, көн дәвамында эчәсе булачак.

✅ Салкын тигәндә, тавыш беткәндә, ютәл вакытында бал һәм балан төнәтмәсе ярдәм итәр. Ул шулай ук гипертония, йөрәк авыруларын, эч китүне дәвалау өчен дә кулланыла. 1 стакан җимешкә 1 литр кайнар су коеп, 8–10 минут кайнатырга, аннары аны сөзеп, 3 аш кашыгы бал өстәргә кирәк. Төнәтмәне көненә 3–4 мәртәбә 1/2 стакан эчәргә кирәк.

Чыганак:https://vatantat.ru/2023/11/127246/   Фото: https://www.freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев