Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бәрхет чәчәк файдасы

Күп бакчачылар бәрхет чәчәкне (бархатцы) яратып үстерә. Ул талымсыз, тиз үсә һәм чәчәкләре дә бик матур. Бәрхет чәчәкнең тагын бер өстенлеге — корткычларны куркыту һәм җирне савыктыру.

Чәчәк атып бетергәч, бәрхет чәчәкне йолкып вакларга һәм бакча җиләге төбенә мүлчә итеп салырга була. Аның исе нематода, долгоносикны куркытачак. Кайбер бакчачылар бакча җиләген күчергәндә, чокырына вакланган чәчәк сала.

Бәрхет чәчәкне сидератлар белән бергә түтәл казыганда күмеп калдырырга була, ул җирне ашлый. Теплица җирен шулай савыктыралар. Чәчәк компостта да файдалы. Киләсе язга кадәр черемәгә әверелсен өчен, компостка бактерияләргә бай препаратлар (мәсәлән, “Байкал ЭМ”, “Сияние 3”, “Гуми-Оми Компостин” һ.б.) сибәргә була.

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani     Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев