Фрикаделькалы кычыткан ашы пешерү ысулы
Гөлнур Мостафинадан кычыткан ашы рецепты.
Май кычытканыннан да файдалырак үсемлек юк, ди табиблар. Шуңа күрә бу айда һич югы 2–3 тапкыр кычыткан ашы пешереп ашарга киңәш итә алар.
Кайнап торган суга бераз кыздырылган фрикаделька, бәрәңге, кишер һәм суган салабыз. Пешеп җиткәндә, туралган кычыткан, 2 йомырка туглап, шулпага болгата-болгата өстибез. 1–2 минут кайнаткач, сүндерәбез.
Туралган яшел суган кыягы салып, табынга бирәбез.
Чыганак: https://vatantat.ru/2022/05/81240/
Фото: интернеттан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев