Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Яңа елга кадәр карбызны ничек сакларга?

Яңа елда кунакларны гадәти булмаган сый белән дә сөендерәсе килә.

Аны 1–5 градус температурада, ягъни нәүрәптә яки ябык балконда сакларга кирәк. Карбызны тукыма капчыкка салып, идәнгә тимәслек итеп элеп куярга кирәк. Җилләткеч торбалар булса, карбыз бозылмый.

Икенче ысулы да бар. Агач тартма төбенә кимендә 10 см калынлыкта ком җәелә. Карбыз тартма кырыйларына тиеп тормаслык итеп урнаштырыла. Буш калган урыннарына ком тутырыла. Ләкин төеп түгел. Ком урынына ашлык яки салам кулланырга да мөмкин. Ком яки ашлык-мазар юк икән, мәче бәдрәфе өчен чыгарыла торган гранула да ярап торачак. Болай эшләгәндә, карбыз дым сеңдермичә, бик яхшы саклана.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/125017/     Фото:https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев