Яңа елга тәмле салат
Файдалы киңәшләр

Яңа елга тәмле салат

Салат өчен кирәкле продуктлар: дүрт йомырка, бер кишер, бераз тавык ите, сыр, кукуруз, киви, майонез

Йомырка, тавык ите һәм кишерне пешерәбез. Йомырка, кишер, сырны вак угычтан уабыз, ә тавыкны шакмаклап турыйбыз.

Салат матур килеп чыксын өчен, тәлинкә уртасына стакан куябыз. Аннан соң стакан тирәли түбәндәге тәртип буенча продуктларны салабыз: йомырка, майонез, тавык ите, майонез, кишер һәм сыр, майонез. Өстенә кукуруз тезәбез һәм киви белән бизибез.

 


Нет комментариев