Тирән савытка йомырка сытып, сөт, шикәр комы, эреткән атланмай, чәй содасы,тоз өстәп, әйбәтләп туглыйлар, аннары он салып болгаталар.
Варенье өстәп, яхшылап болгаткач,майлы табага барысын бергә бушаталар һәм, өстен тигезләп, 35-45 минутка мичкә яки духовкага куялар. Әзер бәлеш өстенә шикәр оны сибеп, суынгач шакмаклап кисәләр дә чәй янына бирәләр. Мондый бәлешне каен җиләге һәм кура җиләге вареньесыннан да пешереп була.
1 бәлешкә:
250-300 г он
300 г варенье
100 г сөт
100 г шикәр комы
100 г май
2 йомырка
1 балкашык чәй содасы
тоз кирәк.
Нет комментариев