Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

Ислам динендә аракы эчү тыеламы

“Аракы эчүдән бәхетле булган кешене күрсәтегез әле”, – дип сорасак, андый кешене күрсәтүче табылмаячак.

Исерткеч эчемлекләргә карата динебездәге хөкемгә килгәндә, иң элек шуны әйтергә кирәк: ислам дине буенча хәмер эчү ул – хәрам, ягъни Аллаһы Тәгалә катгый тыйган гамәл. Бу хакта “Маидә” сүрәсенең 90 нчы аятендә әйтелә: “Исертә торган эчемлекләр һәммәсе дә, отыш уеннарның һәртөрлесе дә, сыннарга гыйбадәт кылу һәм багучылык кебек нәрсәләр – хәрам, шайтан шөгыленнән булган нәҗес, шакшы эшләрдер. Шул нәрсәләрдән читләшегез, бәлки, Аллаһ газабыннан котылып, бәхеткә ирешерсез” (5:90). Шулай итеп, аракы эчүне Аллаһы Тәгалә кешене бәхетсез итә торган “шайтан гамәле” дип атый.

Кайбер дин галимнәренең аракыны “шайтан сидеге” дип исемләве дә юкка түгелдер... (Шуңа күрә хәмер белән мавыгучылар нәрсә эчкәннәрен чамаласыннар иде).

Димәк, исерткеч эчемлекләрнең асылы – нәҗес, шакшылык, һәм аны эчкән кеше шулай итеп, сидек, ягъни нәҗес эчкән була. Әмма хәмер дигәндә без иң элек аның кеше тормышына салган зарары турында билгеләп үтәргә тиешбез. Бу нисбәттән тугры хәлифә Госман ибне Гаффән фикерен китерү бик урынлыдыр дип уйлыйм. Ул болай дигән: “Әй кешеләр! Хәмердән сакланыгыз, чөнки ул барча начарлыкларның анасы!”.

Ришат хәзрәт Курамшин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев