Файдалы киңәшләр

ИТЛЕ ОЯЛАР

0,5 кг ит фаршына тәменчә тоз, борыч кушарга. 3 телем батонны сөттә яки суда җебетеп, фаршка салырга.

Фарштан зур кәтлитләр әвәләргә һәм уртасына стакан белән чокырлар ясарга. Табага май салып, кызганын көтәргә, аннан кәтлитләрне тезәргә.
Эчлек ясау өчен: 2 йомырканы тугларга. 100 г вак угычтан уылган сыр, тоз, борыч, укроп өстәргә. Кәтлиттәге ояга эчлекне салырга һәм талгын утта томалап пешерергә.
Теләсә нинди гарнир белән табынга бирә аласыз. Безгә бәрәңге боламыгы белән ошый.

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani

Фото: https://www.freepik.com


Нет комментариев