Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кафеда аш уздырырга ярыймы?

Алмаз хәзрәт ГАЛИМҖАНОВ, Саба районы Сатыш авылы мәчете имам-хатыйбы җавап бирә.

— Коръән мәҗлесен, ифтар ашларын кафеда уздырырга рөхсәт ителә. Мәчет территориясендәге туклану урыннарында да үткәрергә була. Кайберәүләр, кунаклар йортка сыймаганда, кафены отышлырак дип саный. Болай эшләү диндә тыелмаган. Әмма өйдә үткәрелсә, Коръән уку тәэсире нигезгә сеңә. Әбү Һөрәйра (р.г.): “Йортта Коръән укылса, бу өй үзенең әһелләре өчен иркен була, анда фәрештәләр иңә, ә шайтаннар мондый урыннан кача һәм бу йортта хәерлелек арта. Дөреслектә, әгәр өйдә Коръән укылмаса, бу йорт үз әһелләре өчен тарая. Фәрештәләр иңми, шайтаннар килә, мондый йортның яхшылыгы аз була”, — дигән. Кунаклар җыелган өйдән бәла-каза китәр, дигән хәдис тә бар. Кыскасы, Коръән йортта укылса хәерлерәк. Кешенең мөмкинлеге юк икән, кафеда да уздыра ала. Аллаһ кабул итсен.

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев