Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кишер үстерү буенча киңәшләр

Орлыкларны түтәлгә көннәр җылыта башлауга – апрель уртасы яки ахырында чәчәм. Түтәлне көздән казып калдырам. Кар тизрәк эреп бетсен өчен түтәлгә ком сибәм. Чәчәр алдыннан туфракны тырма яки көрәк белән бераз йомшартып җибәрәм һәм буразналар ясыйм.

Кишерне сирәкләп һәм тукландырып азапланмас өчен, инде берничә ел рәттән орлыкларны эчкәннән соң калган чәй яки каһвә түбе белән катнаштырып чәчәм. Ни өчен ком белән түгел дисезме? Хәтта иң вагы да орлыктан авыррак булу сәбәпле, кишер авыр тишелә. Ә чәй һәм каһвә түбе кишер орлыгы кебек бик җиңел. Катнашманы буразнага сибүнең дә бернинди авырлыгы юк. Аны болай ясыйм: 1әр чәй кашыгы иртә өлгерешле кишер орлыгы («Нантская» сортына өстенлек бирәм) белән порошок сыман комплекслы минераль ашламага ярты стакан чәй яки каһвә түбе өстәп, яхшылап болгатам. Шуннан түтәлгә буразналар ясыйм һәм су сибәм. Аннан соң буразнага, тоз сипкән кебек, шушы катнашманы сибәм. Өстен җиңел туфрак (яшелчә кәлшәсе өчен кибеттән сатып алынган туфрак яки компост) белән каплыйм да кул яки такта белән бераз баскалап тигезлим. Түтәлне пленка белән каплыйм. Шытымнар күренә башлагач, пленканы алып куям. Рәт араларын йомшартып, бераз гына компост яки черемә сибәм дә түтәлгә спанбонд ябам. Аның астында кишер бик яхшы үсә.

Гөлфия Нурисламова. Казан

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/107651/

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев