Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кышын бәлагә тарыган кешегә ничек ярдәм итәргә?

Кыш имгәнү, җәрәхәтләнүләр белән куркыныч. Бу чорда травмпунктларга ярдәм сорап килүчеләр саны ике-өч тапкыр арта, дип кисәтә белгечләр. Зәмһәрир салкыннарда өшү очраклары да күзәтелә. Кышын бәлагә тарыган кешегә ничек ярдәм итәргә? Нинди хаталардан сакланырга?

Өшү

Билгеләре: тәннең өшегән өлеше сизгерлеген югалта. Кайчак ул чәнчеп, чеметкәләп тә торырга мөмкин. Беренче дәрәҗәдәге өшү вакытында өшегән урын агарып чыга. Икенче дәрәҗәсе күзәтелгәндә, өшегән урында кабырчыклар пәйда була. Өченче дәрәҗәдәге өшү вакытында исә ул урыннар кара янып чыга. Бөтен тән өшегәндә кеше сүлпәнәя, ваемсызга әверелә. Аның тәне салкын, пульсы еш, кан басымы төшкән, тән температурасы 36 градустан да түбән була.

Беренче ярдәм: өшегән кешене иң элек җылы урынга урнаштыру зарур. Туңган урынны акрынлап кына җылыта башларга кирәк. Кул-аяклар өшесә, су температурасын аз-азлап арттырып, аларны ваннада яки табакта җылытырга була. Аннан соң 40 минут дәвамында массаж ясау киңәш ителә. Бөтен җире өшегән кешене исә – җылы одеялга төрергә, өшегән урынны җылы үткәрми торган мамык һәм марля белән урап куярга кирәк. Зыян күрүчегә күп итеп җылы су яки чәй эчерергә дә онытмагыз. Андый чакта кешегә авыртуны баса, кан тамырларын киңәйтә, тынычландыра торган дару бирсәгез дә, комачау итмәс. Өшегән урыннарның сизгерлеге яңадан кайтмаса, анда көчле авырту, тире капламының төссезлеге сакланса, тирегә бармак белән басып алгач, төсе үзгәрмәсә, эчендә канлы сыекча булган куыклар барлыкка килсә, кичекмәстән «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк.  

Сөяк сыну

Билгеләре: җәрәхәтләнгән кул яки аякны аз гына селкетергә маташканда да көчәя торган кискен авырту сизелә. Билгеле булганча, сөяк сынуның ачык һәм ябык төрләре була. Ябык сыну вакытында тире бозыла. Күчәре үзгәрү һәм мускуллары кыскару нәтиҗәсендә, гадәттә, кул-аякның озынлыгы кечерәя. Шул сәбәпле тышкы яктан аларның формасы үзгәрә. Ачык сыну вакытында тән тиресе ертылып ук чыга. Кайчак хәтта сөякнең очы күренеп торырга да мөмкин.

Беренче ярдәм: иң элек сынган урынга кул астындагы таяк, такта яки юан ботаклар ярдәмендә шин салыгыз. Җәрәхәтләнгән очлык мөмкин кадәр азрак хәрәкәтләнерлек булсын. Алга таба сынган кул-аякны яулык, шарф, каеш ярдәмендә ике күрше буынны шин эләктерерлек итеп салыгыз. Әйтик, балтыр сөяге сынган вакытта шинны тез һәм балтыр-табан буыннарын эләктереп салырга кирәк. Болай эшләгәндә алар хәрәкәтсез булачак, сөяк сыныклары, тирә-яктагы тукымаларны җәрәхәтләп, күчә алмаячак. Җәрәхәтләнгән ботка шин салганда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Әгәр якын-тирәдә шинга аз гына булса да охшаган бернәрсә дә юк икән, җәрәхәтләнгән аякны бинт ярдәмендә сәламәт аякка бәйләп куегыз. Иңбаш сөяге сынган вакытта кулны гәүдәгә бәйләп кую киңәш ителә. Шуннан соң гына зыян күрүчене хастаханәгә озатырга мөмкин.  

 

Бәрелү

Билгеләре: бәрелгән урын сызлый башлый, шешеп чыга. Берничә сәгатьтән бәрелгән урында кара көйгән эз дә пәйда була. Тирән тукымалар җәрәхәтләнгәндә ул урын 2–3 көннән соң да каралып чыгарга мөмкин.

Беренче ярдәм: башта бәрелгән урынга кысып торучы бәйләвеч салып, аны бозлы куык, салкын компресс, юеш тастымал, салкын металл әйбер ярдәмендә суытырга кирәк. Алга таба бәрелгән аяк-кулны өчпочмаклы яулыкка асып куеп, буынны 8 ле кебек бәйләвеч, шин ярдәмендә бәйләргә. Күгәргән урын тизрәк суырылсын өчен, тирегә 0,25–0,5 процентлы йод эремәсе белән «челтәр»ләр ясарга мөмкин. Моның өчен 5 процентлы йод эремәсен спирт яки аракы белән сыеклатырга кирәк. Баш, күкрәк һәм корсак бәрелгәндә яшерен җәрәхәтләр барлыкка килергә мөмкин. Бу очракта кичекмәстән табибка күренергә киңәш ителә. Бәрелү урынында барлыкка килгән күгәректәге үзгәрешләрне дә күзәтеп тору хәерле. Әгәр ул вакыт барган саен төсен кызылдан – аксыл шәмәхәгә, чия кызыл һәм зәңгәргә, аннары саргылт-яшелгә үзгәртә икән, димәк, барысы да тәртиптә. Әгәр ул тагын да ныграк кызарып, шешенү һәм сызлау көчәйсә, бәрелгән урынның үлекли башлаган булуы ихтимал. Бу очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.  

 


Чыганак: https://vatantat.ru/2024/12/159373/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев