Теләче Информ

Теләче районы

18+
Файдалы киңәшләр

КЫЯР ЯФРАКЛАРЫ НИГӘ БӨТЕРЕЛӘ?

Сорауга авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс ХӘЛИЛОВ җавап бирде:

— Кыяр яфраклары бөтерелү сәбәпләре күп. Иң гадие — дым җитмәү яки кыярга салкын су сибү. Әгәр яфракларының төсе аксылланса һәм бөтерелсә, үсемлеккә азот җитми. Бу очракта мочевина яки аммиак селитрасы эремәсе (10 л суга 7-10 грамм), яки сыер тизәге әчеткесе (7-8 чиләк суга 1 чиләк сыер тизәге) яисә кош тизәге әчеткесе (18 литр суга 1 литр кош тизәге кушыла) белән тукландырырга кирәк. Һәр төпкә 1 әр литр теләсә кайсы әчеткене, аннан су сибәргә кирәк.
Әгәр яфраклар өскә таба бөтерелсә һәм читләрендә аксыл кайма барлыкка килсә, үсемлеккә калий җитми. Бу очракта көл төнәтмәсе белән (10 л суга 1 стакан көл) тукландырырга кирәк. Шулай ук һәр төпкә 1 литр төнәтмә сибәләр. Көл булмаса, калий сульфаты (икенче атамасы: сернокислый калий) белән тукландырырга мөмкин. 10 литр суга 7-8 грамм ашлама кушып, һәр төпкә 1 әр литр эремә сибәргә.

Кайсы яфракларын өзәргә дигәндә, сезнең кыяр өскә таба шпалерда үсә. Бу очракта астагы 4 ян сабакчаны тулысынча алырга кирәк. Аннан һәр ян сабакчада икешәр генә чәчәк чугы калдырып, ян сабакчаларына үсәргә ирек бирмәскә. Һәр үсемлекне шул тәртиптә формалаштыралар.

Чыганак:https://vk.com/irekmaydani

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев