Файдалы киңәшләр

Нектариннан кайнатма

Кирәк: 1 әр кг нектарин һәм шикәр комы, ярты лимон.

Нектаринның төшен алырга. Икесен бергә болгатырга, шикәр комы эрегәнче шулай тотарга. Аннан ярты лимон согы сыгып, кайнатырга куярга. Кайнап чыккач, 10 минут кайнатырга. Суытканнан соң, кабат 10 минут кайнатырга. Кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырырга.

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani

Фото: https://ru.freepik.com/


Нет комментариев