Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Орлыкны ничек сайларга?

абигатьтә әле кыш хакимлек итсә дә, орлык сатыла торган кибетләргә җан керде. Кыштырдап торган матур рәсемле каплардагы орлыкларны сурәтендәгечә үстерәсе килә дә бит! Ләкин кайчак бөтенләй тишелми яисә рәсемендәгечә булмыйча, кәефне төшерә. Ә шулай да әйбәт орлыкны ничек сайларга соң? Әлеге сорауга ачыклык кертү өчен, бакчачы-блогер Эльмира Исхаковага мөрәҗәгать иттек.

Ничек эшкәртелгән?

 Иң элек орлыкларны эшкәртү ысулларын белеп тору зыян итмәс.

Лазер белән эшкәртелгән. «Уңыш бирүчәнлеген арттыру өчен, орлыкларны эшкәртүнең әйбәт ысулы бу, әлбәттә, – ди Эльмира ханым. – Тик 10 көн узганнан соң ук, аның файдасы юкка чыга».  Шулай итеп, әлеге ысул башлыча маркетинг хәйләсенә генә кайтып кала. Мондый орлыкны алудан мәгънә юк.

Плазма белән эшкәртелгән. Яраклылык вакытын озайту өчен, шундый юл белән эшкәртәләр. Бу очракта аның яраклылык срогы 2–3 елга озая.

Тышчалы. Гадәттә кишер, петрушка, сельдерей ише вак орлыкларны файдалы микроэлементлардан торган тышча белән берничә кат каплыйлар. Мондый орлык  тишелсен өчен, туфракның бик дымлы булуы кирәк.

Кайдан сатып алырга?

Иң яхшысы – орлыкны төрле күргәзмәләрдән алу. Орлыклар бирегә, арадашчыларны читләтеп, турыдан-туры җитештерүчеләрдән килеп керә. Алар сыйфатлы булулары өстенә, арзанрак та тора. Күргәзмәдә белгечләрдән киңәшләр дә алырга мөмкин. Шулай ук бакча үзәкләрендә дә әйбәт шартларда сакланган сыйфатлы орлыклар сатыла. Ассортименты зур булганлыктан, җаның нидиен тели, шундыен сайлап алырга мөмкин. Интернет-кибет аша алынган орлыклар да начар түгел.  Җитештерүчеләр үзләренең абруен төшерергә теләми, шуңа күрә сыйфатын, аны саклау һәм китерү шартларын бик төгәл үтәргә тырыша. Ә менә ачык базарлардан, азык-төлек кибетләреннән сатып алу киңәш ителми. Ник дигәндә, аларда орлыкларны саклау шартлары тудырылмый. Әйтик,  базарда  бер суык, бер җылы һавага эләгеп, орлык сыйфатын югалта. Гадәти кибетләрдә тәрәзәләрдән яктылык төшү дә зыян сала.

Гибридмы әллә сортлымы?

Гибрид һәм сортлы орлыклар була.  Гибрид орлык тиз  тишелә, үсемлекнең иммунитеты нык була, уңышны мул бирә. Мондый орлык капларына «F1» дип языла. «Filgi» дигән сүзнең беренче хәрефе бу.  Итальянчадан «сортлы ата-ана баласы» дигәнне аңлата. Ә 1 саны – «беренче буын» дигән сүз. Гибрид орлыктан үскән үсентенең бердәнбер кимчелеге шул: орлыкларын  алып калудан мәгънә юк, ул уңыш бирмәячәк.  Сортлы орлык исә экономияле кешеләр өчен әйбәт. Уңышны гибрид кебек үк мулдан бирмәсә дә, орлыгын алып, киләсе елда чәчәргә мөмкин.

Нинди каптагысын алырга?

Орлык каплары төрле материалдан ясала. Кәгазьдән генә түгел, металл катыштырылган, пластик, полиэтиленнан эшләнгәннәре була. Иң яхшысы –  фольга һәм полиэтилен пленка катламнарыннан яки ике катлы фольгадан торган кап. Мондый  капларда теләсә кайсы орлык ике ел дәвамында сыйфатын җуймыйча саклана. Ә кәгазь каплардагы орлыкларны, саклау вакыты озаграк күрсәтелсә дә, бер ел гына сакларга мөмкин.

Эльмира Исхакова киңәшләре

* Орлыкны җитәрлек итеп кенә түгел, артыгы белән, шул ук вакытта төрле җитештерүчеләрнекен һәм төрле  сортларын алырга тырышыгыз. Берсе тишелмәсә, икенчесен чәчәргә  туры килүе бар.

* Орлыкны алганда, кап тышына язылган куллану вакытын игътибарсыз калдырмагыз. Кыяр орлыгы – тишелеп чыгу үзенчәлеген  3–4 ел, помидор – 2–3 ел, кәбестә – 5 ел, ә кишер орлыгы 4 ел югалтмаска мөмкин.

* Читтән кайткан орлыкларга кызыкмагыз. Затлы каплы, кыйммәтле орлык әйбәт дигән сүз түгел.  Шул ук вакытта рәсемсез генә, гади капларга тутырылган орлыкларны алудан курыкмагыз. Беренче елда алар әйбәт кенә уңыш бирәчәк.

* Орлыкны куллану вакыты капка штамп белән куелырга тиеш. Типография шрифты белән язылган икән, димәк кап алдан ук әзерләнеп куелган. Ягъни чынлыкта анда кайчан һәм нинди орлык салынганлыгы  билгесез.

Чыганак: https://vatantat.ru/

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев