Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Саклану артык булмас

Роспотребнадзор белгечләре әйтүенчә, хәзерге көндә Россиядә өстенлек иткән коронавирус төрләре бик йогышлы санала.

Әмма чир эләксә дә, җиңел формада уза, дип ышандыралар. Шуңа күрә дә өстәмә чикләү чараларын гамәлгә кертү турында сүз дә юк.

Коронавирус белән чирләүчеләрнең кисәк артуын ничек аңлатырга була соң? Биология фәннәре докторы Алексей Аграновский әйтүенчә, хәзер инфекция әлеге чир белән әлегәчә авырмаган һәм прививка кадатмаганнарны «аулый».

– Прививка кадатмаганнар эпидемиясе күзәтелә: иң авыр очраклар да, үлүчеләр дә шуларның өлешенә туры килә. Йогышлылыгы буенча коронавирусны кызамык йә чәчәк авыруы белән чагыштырырга була, ул бик югары хәзер. Вирус – ул ялкын кебек, буш урыннарны яулап ала да, бер мизгелдә янгынга әйләнергә мөмкин. Вируска каршы торучанлыгы түбәнрәк булган кешеләр, коронавирусның хәзерге штаммнарын йоктырса, авыраячак, – дип кисәтә белгеч.

Өстенлек иткән төрләрнең билгеләре нинди соң? Белгечләр, алар әллә ни үзгәрмәде, ди. Коронавирус йоктырган кешегә югары температура, баш авырту, хәлсезлек, томау төшү, ютәл, буыннар сызлау хас. Кайбер очракларда ашказаны-эчәк трактына бәйле борчулар да килеп чыгарга мөмкин.

Эпидемиологик вазгыять тотрыксыз чакта профилактика чараларына аеруча игътибарлы булырга кирәк. Битлек кию мәҗбүри саналмаса да, кешеләр күпләп йөри торган урыннарга битлектән бару зыян итмәс. Кулларны юып йөрү, антисептиклар куллану, бүлмәләрне җилләтү, дезинфекция кагыйдәләрен истә тоту да мөһим.

Санап киткән билгеләр күзәтелсә, өйгә табиб чакыртырга мөмкин. 65 яшьтән өлкәнрәкләргә, хроник авырулары булган кешеләргә яисә моңа кадәр коронавирус йоктырып авырганнар белән тыгыз элемтәдә булганнарга да, кисәк чирләп киткән очракта, медицина ярдәменә мөрәҗәгать итү мәҗбүри санала.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/02/104653/

Фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев