Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тамак авыртуны дәвалый торган дүрт ысул

Мәсәлән, каен ботаклары төнәтмәсе. Сындырылган, изелгән бөреле ботаклар өстенә кайнар су коеп, 1 сәгать төнәтергә. Көненә берничә стакан эчәргә мөмкин. Тик бөерләре шешкән кешеләргә моны эчәргә ярамый.

Лимон. Авыруның башлангыч чорында ярты лимонны кабыгы белән бергә ашыкмый гына ашап бетерергә. Шуннан соң 1 сәгать  бернәрсә дә ашамаска, эчмәскә. Эфир майларына һәм лимон кислотасына тамакның ялкынсынган тышчасына тәэсир итү өчен шул рәвешчә уңай шартлар тудырыла. 3 сәгатьтән соң лимонны кабат ашарга була. Шулай ук 2–3 телем кабыгыннан чистартылган лимонны авызга кабып суырырга да мөмкин. Суын йота барырга. Моны җиңеллек сизгәнче һәр сәгать саен кабатларга кирәк.

Тома балавыз (умарта корты җилеме, прополис). Сырхауның барлык стадияләрендә дә файдасы тия. Ашап-эчкәч, авызга бармак очы хәтле генә җилемне кабып чәйнәргә; көненә барлыгы 5 г җилем таләп ителә. Җилемнең бик сыйфатлысы гына ярдәм итә. Андый җилем авызга капкач, көйдереп алгандай итәргә, телне оетып җибәрергә тиеш.

 Куе арпа сыгынтысы. 1 аш кашыгы төйгән арпаны 1 стакан җылымса суга салып 4–5 сәгать төнәтергә. Шуннан соң 10 минут кайнатып сөзәргә. Көненә 4 тапкыр 1/4әр стакан эчәргә. Тамак бакасын дәвалаганда гына түгел, эчне йомшарту, өске сулыш юлларын дәвалау өчен дә файдалы ул.

Чыганак:https://vatantat.ru/2023/09/123855/  Фото: https://www.freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев